Милләт кроссы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Милләт кроссы
Файл:Кросс_нации_2012.jpg
Сыйфатламасы
Үткәрелү урыны Россия
«Милләт кроссы» Бөтенроссия чабыш көне, 2024, Казан
«Милләт кроссы» Бөтенроссия чабыш көне, 2024, Казан

Милләт кроссы  (рус. Кросс на́ции) — Россия Федерациясе территориясендә иң массачыл спорт чарасы, 1-12 чакрым озынлыктагы дистанцияләрдә уза.

2004 елдан бирле үткәрелә. Төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россия гражданнарын физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Бөтенроссия йөгерү көне гадәттәгечә ике этапта уза. Ярышларның беренче этабы Россия төбәкләрендә сентябрьнең өченче якшәмбесендә уздырыла. Дистанцияләр һәм катнашу шартлары урыннарда ярышларны оештыручылар тарафыннан билгеләнә. Аның җиңүчеләре һәм призерлары, беренче этап тәмамланып бер атна узгач, Мәскәүдә, «Милләт кроссы» Гран-Приенда катнашу хокукын ала.

Ярышта катнашуга йөзләрчә мең мәктәп укучысы, студентлар, бюджет һәм дәүләт хезмәткәрләре җәлеп ителә[1]. Төрле дәрәҗәдәге әзерлекле кешеләр ярыша, узышта, шулай ук, сәламәтлеге чикле кешеләр дә катнаша ала.

«Кросс» дип аталса да, чабыш стадионда яисә шосседа уздырыла.

«Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне «Демография» милли проектының «Спорт - яшәү нормасы» федераль проекты кысаларында уза.

2006 елда Россиянең 86 шәһәрендә стартка 700 меңнән артык кеше чыга, ә 2007 елда ярышлар Россиянең 133 шәһәрендә уза, аларда миллионнан артык кеше катнаша[2].

Татарстанда ярышлар башкалада һәм республиканың барлык районнарында уза. 2024 елда Казанда ярышлар «Урам» экстрим-паркы территориясендә, «Локомотив» стадионында, Кремль яр буенда 1, 4, 6, 8 һәм 12 км дистанцияләрдә уза[3].

«Урам» паркында башта зарядка үткәрелә, аннары 1000 метрга йөгерү була. Монда «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше, шулай ук гаилә һәм массакүләм старт та уза.

Массакүләм йөгерү Кремль яр буенда була. Анда мәктәпләр, корпоратив предприятиеләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, Татарстан башкаласының югары уку йортлары катнаша.

Бу көнне барлык теләүчеләр өчен өстәмә чаралар: иҗади һәм спорт программасы, шулай ук музыкантлар чыгышы оештырыла. Теләгән һәркем ГТО нормативларын тапшыра ала[4].

  1. История события - НП «Марафон». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2013. Архивировано 11 февраль 2013 года.
  2. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2019. Архивировано из оригинала 1 февраль 2019 года.
  3. «Кросс нации» состоится в Казани в сентябре. www.национальныепроекты.рф (15 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2024.
  4. Олег Исаков. «Кросс нации» в Казани в этом году пройдет на двух площадках. www.realnoevremya.ru (18 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2024.