Миләш

Миләшгөлчәчәклеләр гаиләлегенә кергән абага яфраклы, саргылт кызыл төстәге әчкелтем җимешләре булган агач яки биек булып үсә торган куак.

Бу — урта полосада киң таралган үсемлек. Россия территориясендә миләшнең 34 төре үсә. Миләш талымсыз, суыкка чыдам үсемлек. Җимеш бөреләре 50 °C салкынга кадәр туңмыйча түзәләр. Җимешләрендә 5-16 % шикәр, 3 % ка кадәр органик кислоталар (аскорбин, алма, лимон, сорбин, гәрәбә кислоталары) бар. Җимештә 200 мг С витамины, 20 мг каротин һәм бар төрдәге микроэлементлар җыелмасын табарга була. Шунысын да әйтергә кирәк — бакчабыздагы җимешләрнең дә барысы да мондый мактауга лаек түгел.

Миләш җимешләрен җыеп суыткычта туңдыралар, караңгы урында яки духовкада 60 °C эсселектә киптерәләр. Алардан «100 авырудан төнәтмә» дип аталган дәва чарасы ясарга була. Миләшне халык медици­ насы гипертония һәм атеросклероз авыруларына каршы, иммунитетны күтәрүче һәм организмны ныгытучы чара буларак куллана. Шулай ук ул канда холестерин дәрәҗәсен төшерә.

Төнәтмәне бөл ай әзерлиләр. 1 бал калагы изелгән җимешләргә 1 стакан кайнар су салып 1 сәгать тотарга. Сөзеп, кирәк кадәр шикәр салырга.

Төнәтмәне көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

Миләштә пектин матдәләр күп, шуның өчен аның тәмле сортларыннан пюре, как (пастила), кайнатма, джем, мармелад ясыйлар. Куас һәм серкә ясаучылар да бар.

Халык әйтемнәренә караганда, миләш өйгә бәхет һәм иминлек китерә икән. Борынгы заманнарда көз көннәрендә миләшсез туй уздырылмаган.

Миләш муенсаларын усал рухларны куар өчен кигәннәр. Авыруларны савыктырыр өчен, миләш агачы янына суларга алып чыкканнар. Миләш ботакларын җимешләре һәм яфраклары белән авыруларның мендәр астына салганнар. Кипкән җимешләреннән кышын чәй пешергәннәр. Аның кипкән яфраклары арасында алмалар һәм грушалар озак һәм яхшы саклана икән.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 213. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 477.
  3. Nederlands Soortenregister
  4. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052

Төркемнәр