Михаил Жаков (1893)

Михаил Жаков (Михаил Петрович Жаков, 8 ноябрь 1893(1893-11-08) — 1936) — инкыйлабчы, профессор. «Урта уку йортлары укучылары социалистик төркеме» җитәкчеләреннән берсе (1908-1910). 1911-1912 елларда РСДРПның Казан төркеме җитәкчесе, 1918 елда Казан шәһәре мәгариф бүлеге башлыгы, РК(б)Фнең Казан губерна комитеты сәркатибе; РК(б)Фнең Бауман районы комитеты җаваплы сәркатибе (дикәбер 1918). 1919 елда Донецк-Кривой Рог җөмһүрияте мәгариф халык комиссары. 1929 елдан Мәскәүдә фәнни-педагогик эшендә. Троцкизмда гаепләнеп, кулга алынган һәм атуга хөкем ителгән.