Михаил Чхиквадзе

Михаил Чхиквадзе (гөрҗ. მიხეილ არჩილის ძე ჩხიკვაძე; 1903 — 1987 ел) — архитектор. 1941 елдан ССРБ-ның Архитекторлар берлеге әгъзасы. Грузия ССР-ның атказанган архитекторы (1972).

Тәрҗемәи хәле

Чхиквадзе Михаил Арчил улы 1903 елның 19 маенда Ананури авылында руханилар гаиләсендә туган.

Тбилиси сәнгать академиясендә укый һәм анда 1933 елдан укыта башлый.

Мәскәүдә ССРБ Архитектура академиясенең аспирантурасында укый, фән докторы дәрәҗәсенә диссертация әзерләү өчен Сталин исемендәге стипендия ала[1].

1972 елда Грузия ССР-ның атказанган архитекторы исеменә лаек була; «Хөрмәт Билгесе» ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

undefined

1987 елда Тбилиси шәһәрендә вафат була һәм Кукий зиратында җирләнә.

Иҗаты

  • Бакуда радиостанциясе бинасы (1926)
  • Горида драма театры бинасы (1938, Тавадзе белән бергә)
  • Сухумида драма театры бинасы (1952 й)
  • Чиатурада драма театры бинасы (1949, К. Чхеидзе белән берлектә).
  • Тбилиси шәһәрендә Сәнгать академиясе бинасы (1952, А Г. Курдин һәм Л. З. Сумбае белән берлектә)
  • Тбилиси шәһәрендә Грузия Фәннәр академиясе бинасы (1953, К. Чхеидзе белән берлектә).

Гаиләсе

  • Атасы — Арчил Григорьевич Чхиквадзе, рухани, протоиерей.
  • Анасы — Элизабет (Лиза) Гулашвили.

Искәрмәләр

  1. {{{заглавие}}} // Вестник Академии наук СССР. — 1940. — № 6.

Тема буенча өстәмә