Миңзифа Әхмәтшина
Әхмәтшина Миңзифә Хәйретдин кызы (псевдонимы — Зифа Әхмәт; рус. Ахметшина Минзифа Хайрутдиновна; 10 июнь 1955, Татар Сарсазы, Татарстан АССР) — Россия шагыйре, прозаик, үзешчән композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2017). Татарстан Республикасы Язучылар берлеге (2010 елдан) һәм Татарстан Республикасы үзешчән композиторлар берлеге әгъзасы (2000 елдан)[1].
Тормыш юлы
1955 елның 10 июнендә Татарстан АССРның Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган[2].
Минзәлә совхоз-техникумының Әлмәт филиалын (1990), шулай ук Алабуга мәдәният училищесын (1993) тәмамлый[3].
1972—1975 елларда елда Чистай сәгать заводында эшли. 1985—1997 елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итә[1].
1997 елдан — Сарсаз мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Район китапханәсе каршындагы «Энҗеләр» әдәби түгәрәге эшендә актив катнаша[4].
2003 елдан Әлмәт шәһәрендә яши, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге эшчәнлегендә катнаша. 2009 елдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсен җитәкли, яшь авторлар белән эшли[4].
2005—2015 елларда Әлмәт нефть институтында «Әдәби кунакханә» студиясен җитәкли. С. Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республика студентлар иҗат фестивален («Рухият» фонды тарафыннан нигезләнгән) оештыручыларның берсе, әлеге фестивальнең гимны авторы[3].
Иҗтимагый эш белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1985—1990) итеп сайлана[3].
Иҗаты
Беренче шигырьләре һәм әдәби язмалары 1992 елда Чистай районының «Ленин юлы» («Чистай хәбәрләре») газетасында басыла[1].
Төрле жанрларда иҗат итә: олылар һәм балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, очерклар һәм публицистик мәкаләләр яза. Әсәрләре «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә», «Идел» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар иле», «Ватандашлар» газеталарында һәм башка басмаларда дөнья күрә[4].
Композитор буларак үз шигырьләренә җырлар яза. Аның әсәрләрен танылган татар җырчылары, шул исәптән Искәндәр Биктаһиров, Руслан Кираметдинов, Сәгыйть Гыйбашев башкара. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи башкаруындагы «Бәхетем минем» (1993) һәм «Миңа син кирәк» (1997) җырлары киң популярлык казана[1].
Әхмәтшинаның аерым әсәрләре чит илләрдә басылып чыга: «Рамазан ае иде» хикәясе Анкарада нәшер ителгән «Алтын синҗап» («Алтын тиен») җыентыгына керә (2014)[1].
Китаплары
- «Мәхәббәт дастаны» (2000) — ноталар белән шигырьләр һәм җырлар җыентыгы;
- «Күңелем канаты» (2004) — шигырьләр җыентыгы;
- «Сары яулык» (2010) — хикәяләр җыентыгы;
- «Табылдык» (2014) — балалар өчен хикәяләр һәм шигырьләр;
- «И, хатын-кыз» (2015) — шигырьләр җыентыгы;
- «Яшәгән, ди, кәбестә» (2017) — балалар өчен әсәрләр[4].
Бүләкләре
- Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия (2011)[3];
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия (2013)[5];
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2013)[1];
- Кояш Тимбикова исемендәге премия (2017)[3];
- Татарстан Республикасынң атказанган мәдәният хезмәткәре (2017)[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Ахметшина Минзифа Хайрутдиновна. slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ Татар Сарсазы. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Ахметшина Минзифа Хайрутдиновна. kitap.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Н. М. Ганиева. Альметьевская энциклопедия. almet-history.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ Премия имени Сажиды Сулеймановой. Союз писателей РТ (6 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.