Морзалар хәбәрчесе (газета)


«Морзалар хәбәрчесе» (тулы исеме «Дворянский вестник ― Морзалар хәбәрчесе») ― 1994 елның мартыннан Уфада рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче газета.

Тарих

1994 елның мартыннан Уфада нәшер ителә.

Нәшире ― БР Татар морзалары мәҗлесе төбәк иҗтимагый оешмасы (Уфа)[1].

Баш мөхәррир ― Әнвәр Гали улы Терегулов.

Мөхәррирләр ― Рәшит Гаделша улы Биглов, Рәүф Зявгат улы Идрисов.

Максаты: хәзерге социаль-икътисадый шартларда борынгы гореф-гадәтләр кысаларында татар морзалары катламын саклауга ярдәм итү.

«Морзалар хәбәрчесе» газетасының 2010 елның 2нче саныннан башлап электрон версияләре БР Татар морзалары мәҗлесе рәсми сайтында урнаштырылган: murza.org.ru 2021 елның 27 апрель көнендә архивланган..

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Морзалар хәбәрчесе (Дворянский вестник). Российская государственная библиотека [рус.]