Мо Янь

Мо Янь (кыт. 莫言) — кытай язучысы, Гонконг ачык университетының мәртәбәле филология докторы. 2012 елда «Халык әкиятләрен тарих һәм замана белән берләштергән галлюцинатор реализмы» өчен Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.

Мо Янь 1955 елда туа. Озак вакыт авылда эшли, соңрак Кытай армиясендә хезмәт итә. Аның беренче әсәрләре 1981 елда чыга. Шөһрәтне язучы 1986 елда «Кызыл гаолян» әсәрен язып казана. Бу әсәр нигезендә популяр фильм төшерелә, Asiaweek журналы аны «XX гасырның иң яхшы кытай романнары» исемлегенә кертә.

Язучы барлыгы 11 роман һәм 70-кә якын кыска хикәя язган.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә