Мәннаф Айтуганов

Мәннаф Айтуганов (Мәннаф Ногман улы Айтуганов, — ) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. 1932-1938 елларда Актаныш МТСының Иске Сәфәр һәм Олы Кариле МТСының Яңасала участкаларында агроном, Кызыл Йолдыз районы җир эшләре бүлегендә баш агроном. 1938-1943 елларда ТАССР җир эшләре халык комиссариаты аппаратында, 1943-1944 елларда Ютазы МТСы директоры. 1944-1955 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министрлыгында: МТСның Төньяк-Көнчыгыш идарәсендә башлык (1944-1951), ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1951-1955). 1955-1958 елларда Ямаш һәм Тәкәнеш районнары башкарма комитетлары рәисе. 1958-1968 елларда ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе директоры. ТАССР ЮШ депутаты (1938-1959).

Искәрмәләр