Мәргуб Исхаков
Мәргуб Исхаков (Мәргуб Тимергали улы Исхаков, кыт. 马尔果夫·伊斯哈科夫/Mǎ'ěrguǒfū Yīsīhākēfū/Маэргуофу Исиһакыфу, 13 март 1923 — 1992) — Кытай милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе, генерал-майор (1955). Татар милләтеннән.[1] 1941—1944 елларда Голҗаның татар һәм уйгыр мәктәпләрендә укыткан. Көнчыгыш Төркистан халык җөһүрияте халык армиясе оештыручыларының берсе. 1949—1955 елларда КХАГнең 5 нче корпусы командиры, 1960 елдан КХАГнең Шеңҗаң хәрби округы командиры урынбасары. 1960 елдан ССРБда мөһаҗирлектә.