Мәскәү вокзалы (Санкт-Петербург)

Мәскәү вокзалы (рус. Московский вокзал; 1924 елга кадәр — Николаевский вокзалы) — Санкт-Петербургның, Октябрь тимер юлы төп тимер юл вокзалы, пассажирларны хезмәтләндерү үзәге, шәһәрнең 5 тимер юл вокзалының берсе. Площадь Восстания метро станциясе янында урнаша.

Бина 1847-1851 елларда төзелә, архитекторлар К. А. Тон, Р. А. Беляевич.

Мәскәүдәге Ленинград вокзалының күчермәсе.

1931 елда вокзалдан беренче фирма поезды — «Красная стрела» китә.

1993 елда вокзалда урнашкан В. И. Ленин бюсты Петр I бюстына алмаштырыла.

Төркемнәр