Мәхмүт Игъламов

Мәхмүт Игъламов (Мәхмүт Камал улы Игъламов, — ) — иң беренче һөнәри татар мигъмарларының берсе. 1938-1941, 1944-1973 елларда «Татпланпроект» проект-планлау кантурында (1964 елдан «Татгражданпроект» проектлау институты), 1964 елдан аның баш мигъмары. М. Игъламов проекты буенча төзелгән биналар: хастаханә (1951), Казан университетының химия корпусы (1957), «Победа» кинотеатры (1958), медицина институтының баш бинасы (1959), торак йортлар, һ.б.