Мөгезкатлауның Месманн дистрофиясе

Месманн дистрофиясе — куркынычсыз күренешләр белән бик сирәк чир.

1.             Нәселдәнлек төре ген 12q13 яки 17q12 урнашу белән аутосом-доминатлы.

2.             Гомернең беренче 2 елында күз ярсыту симптомнары белән билгеләнә.

3.             Билгеләре

•              Эпителий эчендәге бер үлчәмдәге, төрле тыгызлыктагы күпсанлы кечкенә кисталар, алар башлыча мөгезкатлауның үзәк өлешендә урнаша һәм таралганда лимбга җитми. (рәс. 9.42а).

•              Мөгезкатлау бераз юкара ала, ә аның сизгерлеге берникадәр кими.

4.             Гистология. Эпителийның нигез мембранасы һәм эпителий эчендәге кистаның тигезсез калынаюы (рәс. 9.42б).

Дәвалау, любрикантлардан кала, гадәттә таләп ителми

Искәрмәләр

  1. 1 2 Disease Ontology (ингл.) — 2016.
  2. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.
  3. 1 2 UniProt (ингл.)

Чыганаклар

  • Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел