Мөнирә (мәчет, Уфа)
«Мөнирә» мәчете (баш. «Мөнирә» мәсете) ― Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренең Ленин районы Нижегородка торак районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә керүче «Мөнирә» җирле ислам оешмасы карамагында[1]. «Мөнирә» мәчете – Уфа шәһәренең бу өлешендә бердәнбер мәчет.
Тарих
Озын күл (Нижегородка күле) яр буенда төзелгән. «Мөнирә» мәчете «Уфа мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе[2] шәхси эшмәкәр Мөнирә Ләбиб кызы Байгилдинаның шәхси акчасына төзелгән. Авариядән соң, ул үзенә җәмгыять файдасына игелекле гамәлләр кылырга сүз бирә. «Мөнирә» мәчете бюджеты 30 млн. сум тәшкил иткән [3].
Мәчет бинасы 100 кешегә исәпләнгән. Мәчет проектының авторы – Үзәк диния нәзарәтенең җәмигъ мәчете Лалә-Тюльпанның архитекторы булган, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998) Вәкил Вәгыйз улы Дәүләтшин[4].
Мәчет төзелеше 2002 елда башланган һәм 2011 елда тәмамланган.
Мәчетне ачу тантанасы 2011 елның 10 июнендә булган. Ачылу тантанасында мәчет мәхәлләсе һәм «Уфаның мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» әгъзалары катнашкан [5].
Ислам бәйрәмнәре көннәрендә биредә Нижегородка мөселманнары җыела. Мәчеттә ислам нигезләре буенча лекцияләр укыйлар, шулай ук кул эшләренә һәм кулинариягә өйрәтәләр. Мәчеттә модельерлар шәригать кануннары буенча тегелгән киемнәр күрсәтә.
«Урал» хәйрия фонды ярдәме белән Мөнирә мәчете янында балалар ялын оештыру өчен спорт (хоккей) мәйданчыгы төзелгән.
Имам-хатыйб – Нәҗип улы Морат хәзрәт Локманов[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Местная мусульманская религиозная организация «Мунира» Ленинского района г. Уфы. Религии Башкортостана [рус.]
- ↑ Уфа мөселман хатын-кызлары җәмгыяте җирле иҗтимагый оешмасы
- ↑ Мунира Байгильдина – «Меценат года» [рус.]
- ↑ Лалә-Тюльпан мәчете ачылуга ун ел тулды.(үле сылтама) // Кызыл Таң
- ↑ Завершилось строительство нижегородской мечети «Мунира». Официальный сайт Администрации городского округа город Уфа, 10.06.2011 [рус.]
Сылтамалар
- Уфа. Строится новая мечеть в стиле традиционной башкирской архитектуры (рус.). REGIONS.RU (21 март 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2012.
- Завершилось строительство нижегородской мечети «Мунира» (рус.). Ufacity.info (10 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2012. Архивировано 27 май 2012 года.