Мөршидә Кыямова

Мөршидә Галләм кызы Кыямова (рус. Киямова Муршида Галлямовна; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия матбугат хезмәткәре, журналист, Татарстан республикасының журналистлар берлеге әгъзасы. «Бәллүр каләм — 2021» бәйгесендә, «Популяр блогер» номинациясендә җиңүче[1]. «Гаилә һәм мәктәп» журналының җаваплы мөхәррире.

Тәрҗемәи хәле

1989 елда туган авылында 8 еллык мәктәп тәмамлаган һәм Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиягә (Казан) укырга кергән, аны 1991 елда тәмамлап, урта белем аттестаты алган. Шул ук елны В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына көндезге бүлеккә укырга кергән,1996 елда диплом алган. 2000 елның 11-15 декабрендә теле-радиожурналистлар өчен BBC World Servise Traiding Trust оештырган семинарны узган.

1999 елдан «Казан радиосы» студиясенә корреспондент вазифасына кабул ителгән. Турыдан-туры эфирда радио тапшырулар алып баручысы булып эшләгән. 2002 елда «Мәгърифәт» газеты редакциясенә корреспондент вазифасына кабул ителгән. 2008 елдан «Интертат.ру» интернет-газетында хезмәт куйган. 2016 елдан башлап бөтен редакцияне «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгына күчергәч, 2018 елның апреленә кадәр шунда эшләгән. Бу еллардагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен IX мөселман кинофестивале дипломы, «Татарстанда мәдәни мирасны саклау» номинациясендә диплом, «2014 елда мәдәният темасын иң яхшы яктырту өчен» Дипломы (ТР мәдәният министрының имзасы белән өч дилпом), шулай ук Татарстан мөфтие имзалаган «иң яхшы интернет-ресурс» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән.

2018 елның 7 маеннан 6 августына кадәр "ТИСБИ «Идарә университеты» югары һөнәри белем бирү учреждениесендә «социаль эш белгече» өстәмә программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек үткән. Шул ук елның 15 маеннан — ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенең социаль эш буенча белгече. Мондый формулировкага карамастан, чынлыкта әлеге министрлыкның матбугат үзәге хезмәткәре эшен башкарган, шул исәптән министрның докладларын һәм чыгышларын әзерләүдә дә катнашкан. 2020 елның февраль аеннан башлап «Идел» яшьләр журналында. 2021 елдан бирле әлеге журналның баш мөхәррир урынбасары. Күпсанлы интернет проектлар алып бара. «Идел» журналының ютуб каналында «Кыямовлар кыздыра», «Көй-MELODIA» тапшыруларының авторы һәм алып баручысы телевидение белән актив хезмәттәшлек итә. «Туфан самавыры» проекты авторы һәм алып баручысы. Проект айга ике мәртәбә «Идел» журналының Инстаграм битендә туры эфирда бара."Татарстан" журналында 2014 елдан бирле татарның күренекле шәхесләре турында материаллар әзерли. Аның язма геройлары чит илләрдә дан казанган милләттәшләребез. Җәмгыятьнең көнүзәк мәсьәләләрен яктыртучы киң профильле, эзләнүчән журналист.

Бүләкләр

  • IX мөселман кино фестивале дипломы;
  • «Татарстанда мәдәни мирасны саклау» номинациясендә диплом;
  • «2014 елда мәдәният темасын иң яхшы яктырткан өчен» дипломы (ТР мәдәният министры имзасы белән өч диплом);
  • Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгының рәхмәт хаты (2020);
  • «Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә җинүче дипломы (2021);
  • Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2026) — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[2].