Надежда Чернова
Чернова Надежда Михайловна (15 гыйнвар 1947 ел) — СССР һәм Казакъстан шагыйре, тәрҗемәче һәм журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче. Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Простор» журналының шигърият бүлеге мөдире.
Тәрҗемәи хәле
Чернова Надежда Михайловна 1947 елның 15 гыйнварында Павлодар өлкәсенең Баянаул шәһәрендә туа. Әдәбиятка мәхәббәте А. С. Пушкинны мавыгып укыган атасы — Чернов Михаил Тимофеевичның нәсихәтләреннән башлана. Надежда Чернованың бала чагы Семипалатинскида үтә. 10 яшеннән шигырь яза башлый, ә инде 15 яшендә «Кояш» шигыре «Ленинская смена» һәм «Казакъстанская правда» газеталарында да басыла. Аннары Киров исемендәге Казакъстан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 25 ел «Простор» әдәби-нәфис журналында эшли, анда әдәбият өлкәсендәге билгеле шәхесләр: Морис Симашко, Виктор Васильев, Анатолий Ким, Ильяс Есенберлин, Пак Михаил һ. б. белән очраша. Әдәби тәнкыйтьче Павел Косенко һәм Тамарина Руфь аны «икенче Римма Казакова» дип атый.
Надежда Чернованың шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Шулай ук ул үзе дә тәрҗемә белән шөгыльләнә, башлыча казакъ, болгар, француз һәм башка телләрдән тәрҗемә итә. 2006 елга кадәр «Простор» журналының проза бүлеген җитәкли.
Гаиләсе
Ике тапкыр кияүдә була. Беренче ире — Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы һәм филологы Новожилов Олег Геннадиевич. Беренче никахтан улы Денис, һәм кызы Алена бар. Икенче ире Франциядә эмиграциядә яшәгән рус шагыйре Юрий Софиев һәм Ирина Кнорингның улы Игорь Юрьевич Софиев.1955 елда Игорь атасы белән СССРга күчеп кайта.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Курмет ордены.
Библиография
Җыентыклары
- «Кочевница-жизнь»
- «Огнецвет»
- «На два голоса»
- «Солнцеворот»
- «Небесный дом»
- «Возраст августа»
- «Только о любви»
- «Саксаул»
Шулай ук карагыз
- Казакъстанның рус әдәбияты
Сылтамалар
- Сборник «Только о любви» Михаил Лезгинский о Надежде Черновой.