Надеждино авыл җирлеге
Надеждино авыл җирлеге (рус. Надеждинское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге — Надеждино авылы.
Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].
Җирлеккә өч авыл һәм ике бистә керә:
| Исеме | авыл төре (рус телендә) | Халкы (2010) | Милли составы |
|---|---|---|---|
| Надеждино | авыл (село), үзәге | 164 | руслар |
| Морат | авыл (деревня) | 146 | руслар |
| Кичкеево | авыл (деревня) | 72 | руслар |
| Репьевка | бистә (поселок) | 8 | руслар |
| Чистые Ключи | бистә (поселок) | юк | - |