Наил Шәймәрдәнов

Шәймәрдәнов Наил Әхмәт улы (2 декабрь 1958 ел) — җырчы һәм композитор. Башкортстан Республикасының халык артисты (2019).

Тәрҗемәи хәле

Наил Әхмәт улы Шәймәрдәнов 1958 елның 2 декабрендә Башкорт АССРның Әлшәй районы Шафран бистәсендә[1] туган.

Шафран тимер юл станциясендәге 43-нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак каласындагы Башкортстан республика мәдәният-агарту училищесына укырга керә.

2019 елның 8 октябрендә Республика көне алдыннан Наил Шәймәрдәнов «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2019)[3].
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты.