Нандрудаян Винаяка Гыйбадәтханәсе

Нандрудаян Винаяка Гыйбадәтханәсе Тиручирапалли районының Деватханам даирәсендә Көнчыгыш Бульвар юлында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Төп Ходай булып Һинд дине Ходае Ганеша тора. Нандрудаян Винаяка кеше формасында Ганеша муртисы булган бердәнбер гыйбадәтханә булып тора.

Тарихы

Нандрудаян Винаяка Гыйбадәтханәсе Тиручирапалли шәһәрендә иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләрнең берсе. 7-енче гасыр Наянмары Чампантар аңа дан җырлаган.[1]

Архитектурасы

Гыйбадәтханә Дравид архитектурасы стиленда төзелгән һәм анда кеше формасындагы 5 фут биеклектәге Винаяка поты һәм көнчыгыш якта аңа карап торучы гаять зур Нанди (үгезе) бар.[1] Шулай ук гыйбадәтханә комплексында 4 фут биеклектәге Ади Винаяка поты белән аерым дога кылу урыны бар.[1] Шулай ук кечерәк Ади Винаяка, Веда Вьяса, Гаятри, Садашива Брамендра һәм Паттинатхар потлары бар.[1]

Билгеләмәләр

  1. 1 2 3 4 Ganapathy, V.. Vinayaka in unique form, The Hindu (October 10, 2003). архив күчермәсе, archived from the original on 2003-10-26, retrieved 2018-09-16 

Искәрмәләр

  • Temples. Trichy Tourism. Government of India.

Төркемнәр