Наталья Гаврилица

Наталья Гаврилица (рум. Natalia Gavrilița, 21 сентябрь 1977) — Молдавияның дәүләт һәм сәяси эшмәкәре. "Гамәлләр һәм бердәмлек" партиясе вице-рәисе[1]. Элек — Молдавиянең финанс министры (2019)[2][3].

Тәрҗемәи хәле

Наталья Гаврилица 1977 елның 21 сентябрендә[2] Малаешты авылында туган (Днестр буе)

2000 елда Молдавия юридик университетының юридик факультетын, 2005 елда Джон Ф.Кеннеди идарә итү мәктәбен — Гарвард университеты факультетларының бересендә белем ала[2], дәүләт сәясәте магистры дәрәҗәсен ала[3].

2000-2003 елларда Кишинёвта АКШ илчелеге карамагында Сәяси һәм икътисади эшләр бюросында сәяси мәсьәләләр буенча ассистент булып эшли, 2005 елда — Вашингтонда бөтендөнья банкының Европа һәм Үзәк Азия буенча офиста вице-рәйесенең киңәшчесе, 2005-2006 елларда — стажер, ә аннары Брюсселдә Европа комиссиясендә икътисад һәм финанс баш идаралыгында киңәшче булып эшли[2][3].

2007-2008 елларда — Молдавиядә Икътисад һәм сәүдә министрлыгы карамагында сәяси идарә итү һәм макроикътисади программаларның үсеше идаралыгы җитәкчесе, 2008-2009 елларда — Молдавия хөкүмәте янында ярдәм күрсәтү һәм координацияләү программалары идарәсенең башлыгы[2][3].

2009-2013 елларда — олы киңәшче, ары Оксфордта урта һәм түбән керем белән үскән илләрнең статистика программасының анализлау, күрсәтү һәм җаваплылык ысулы белән шөгелләнгән Oxford Policy Management халыкара консалтинг компаниядә менеджер[2][3].

2013-2014 елларда — Молдавия мәгарифе министрлыгының аналитика, мониторинг һәм сәясәте идарәлегенең баш консультанты[2] (бу чорда мәгариф министры Майя Санду була)[3].

2014-2015 елларда — Молдавия мәгариф министрлыгының дәүләт секретаре[2][3].

2015-2019 елларда — Лондонда Global Innovation Fund (GIF) генераль директоры[2][3].

2017 елдан — Лидеры Майя Санду булган «Гамәлләр һәм бердәмлек» фиркасе әгъзасе[3], хәзерге вакытта — вице-рәисе[1].

2019 елның 8 июнендә Майя Санду хөкүмәтендә финанс министры портфелен ала. 12 ноябрьдә Молдавия парламенты Майя Санду хөкүмәтенә шөбһә вотумын белдерә[4]. 2021 елның 27 гыйнварында Молдавия президенты Майя Санду Гаврилицаның кандидатурасын премьер-вәзир вазифасына тәкъдим итә бу вазифа Иона Кик отставкага киткәч буш була[5], ләкин 11 февральдә Молдавия парламенты Гаврилица күрсәткән хөкүмәт составын бер тавыштан кире кага[3]. 11 февральдә Майя Санду кабаттан Наталья Гаврилицаны премьерлыкка тәкъдим итә[1][6]. Румын, рус, инглиз, француз һәм испан телләрен белә[2].

Шәхси тормышы

Тормышта[3].

Тема буенча өстәмә