Түбәнкаманефтехим
Түбәнкаманефтехим (Нижнекамскнефтехим; ПАО «Нижнекамскнефтехим» (НКНХ) — Европаның иң эре нефть химиясе ширкәтләренең берсе, Россиядә синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча лидер. Предприятие Түбән Кама шәһәрендә урнашкан, 2021 елдан «СИБУР Холдинг» гавами акционерлык җәмгыяте составына керә[4][5]. Сәнәгать комплексына 120 дән артык төр продукция[6], шул исәптән этилен, полиэтилен, полипропилен һәм полистирол җитештерә торган 10 завод керә. Ширкәт изопрен һәм бутил каучуклары чыгару буенча дөньяда алдынгы урыннарны били. Продукция эчке базарга озатыла һәм 50 дән артык илгә экспортлана.
Тарихы
1958 елда КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының Кама елгасының түбән агымында химия заводлары комплексын төзү турында карары кабул ителә. 1960 елда төзелешнең генераль проекты раслана. Комбинат мәйданчыгында төзелеш эшләре 1960 елда башлана; 1967 елның 31 июлендә предприятие үзенең беренче продукциясен җитештерә.
1970 елда изопрен-мономерлар, изопренлы каучук, триметилкарбитол, плитка, мастика җитештерү буенча яңа комплекслар эшли башлый. 1973 елда газ фракцияләү җайланмасының икенче блогы файдалануга тапшырыла, нәтиҗәдә предприятие үз тармагында Европада иң эрегә әверелә, бутилкаучук җитештерү башлана.
1976 елда этилен, пропилен, бензол һәм бутадиен җитештерелә. Казанга таба 280 км озынлыктагы этилен үткәргече, 1977 елда Уфа, Стәрлетамак, Салават аша уза торган 520 км озынлыктагы этилен үткәргече төзелә.
1980 нче елларда яңа производстволарны файдалануга тапшыру дәвам итә.
1993 елда комбинат «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте буларак хосусыйлаштырыла.
1997 елдан комбинат составыннан акрынлап нефть эшкәртү заводы чыгарыла, ул «ТАИФ-НК» ачык акционелык җәмгыятенә тапшырыла.
1998 елда төзелеш кирпече җитештерү заводы һәм зур автомобиль газ-ягулык станциясе төзелә. 2000—2001 елларда нефтеполимер сумала һәм олиф җитештерү цехлары ачыла. Конвекцион һәм этан мичләре алыштырыла һәм реконструкцияләнә. 2003 елда «Түбәнкаманефтехим» АҖ предприятие объектлары карамагындагы җирне сатып ала, яңа активлар булдырыла һәм сатып алына (шул исәптән «НефтехимСэвилен» һәм Л. Карпов исемендәге химия заводы)[7][8].
2005 елда «ТАИФ» төркеме «Түбәнкаманефтехим» АҖнең төп акционеры була. 2021 елда предприятие «Сибур» холдингы карамагына күчә[9].
Милекчеләр һәм җитәкчелек
2018 елга «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиенең тавыш бирү хокукына ия акцияләренең 75 % тан артыгын туплый[10]. 2021 елда «ТАИФ» һәм «Сибур» активларын берләштерү кысаларында «Түбәнкаманефтехим» «Сибур» холдингы контроленә күчә, аңа акцияләрнең 83 % ы карый[9]. Investfunds порталы бәяләвенчә, калган акцияләр ирекле әйләнештә санала; ширкәтнең гади һәм өстенлекле акцияләре Мәскәү биржасында сатыла[11].
2022 елдан предприятиенең генераль директоры — Игорь Георгиевич Климов. 1999—2013 елларда — Владимир Михайлович Бусыгин[12].
«Түбән Кама Нефтехим» гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе — Михаил Юрьевич Карисалов.
Эшчәнлеге
Ширкәт 120 дән артык төр продукция чыгара. Предприятиенең төп продукция төре — синтетик каучуклар, 2020 елда керемнең якынча 41 % ы алар өлешенә туры килә. Ширкәт кеременең тагын 34 % ын пластиклар тәэмин итә, калган 25 % ы башка төр продукция сату[13].
«Түбәнкаманефтехим» үз продукциясен дөньяның 52 иленә экспортлый, эчке һәм тышкы базарлардагы сату күләмнәре якынча тигез. Мәсәлән, 2020 елда гомуми сату күләменең 52 % ы Россия базарына, 48 % ы экспорт өлешенә туры килә[13].
Ширкәт изопренлы каучук җитештерү буенча дөньякүләм лидер булып тора: аның өлешенә бу төр каучукның гомумдөнья сату күләменең 37,8 % ы туры килә. Шулай ук «Түбәнкаманефтехим» 16,3 % базар өлеше белән бутиллы каучуклар җибәрү буенча дөньяда өченче урында тора һәм бутадиенлы каучукның дөнья базарында 4,7 % өлешен били[13][14]. Бу ширкәткә синтетик каучук җитештерә торган иң эре дөнья ширкәтләре унлыгына керергә мөмкинлек бирә[13].
Синтетик каучуклар күбесенчә экспортка озатыла, эчке базар өлешенә сату күләменең 8,6 % ы гына туры килә.
Пластиклар җитештерү юнәлеше беренче чиратта Россия базарына (83,6 %) һәм якын чит илләргә (11,9 %) юнәлтелә[13].
«Түбәнкаманефтехим» олефиннар һәм аларның чыгарылмалары нигезендә нефтехимия продукциясен: полиэфирлар, гликольләр һәм гликольле эфирлар, пропилен тримерлары һәм тетрамерлары һәм башка төр химия продукциясен җитештерә. Ул Россия базарының әһәмиятле катнашучысы булып тора. Аерым алганда, предприятие пропилен оксиды нигезендәге гади полиэфирларның бердәнбер эре тоннажлы Россия җитештерүчесе, пропилен тримерлары һәм тетрамерларының, алкилфеноллар нигезендәге ионоген булмаган өслек актив матдәләрнең Россиядә бердәнбер җитештерүчесе, шулай ук этилен оксиды һәм этиленгликольләрнең икенче иң эре Россия тәэмин итүчесе булып тора[13].
2020 елда бу сегмент продукциясенең якынча 76 % ы Россия эчке базарына куела[13].
Җитештерү комплексы
Акционерлык җәмгыятенең җитештерү комплексына төп производствоның 8 заводы, шулай ук ярдәмче цехлар һәм идарәләр керә[15]:
- дивинил һәм углеводород чималы җитештерү заводы (Д һәм УЧ);
- бутиллы каучук җитештерү заводы (БК);
- синтетик каучуклар җитештерү заводы (СК);
- изопрен-мономер җитештерү заводы (ИМ);
- этилен җитештерү заводы;
- олигомерлар һәм гликольләр җитештерү заводы;
- стирол һәм полиэфир сумалалар җитештерү заводы (СПС);
- пластиклар заводы.
Шулай ук предприятие составына фәнни-технологик үзәк, проект-конструкторлык үзәге һәм персоналны әзерләү буенча уку-укыту үзәге керә.
Энергия белән тәэмин итү
Заводны энергия белән тәэмин итү өчен аның территориясендә Түбән Кама 1 нче җылылык электр станциясе төзелә. Ул 1967 елда файдалануга тапшырыла.
2008 елда электр энергиясенең үз чыганагы — егәрлеге 75 МВт һәм җылылык җитештерүчәнлеге 120 Гкал/сәг булган газ турбиналы энергоблок сафка кертелә[16]. Шул ук вакытта ширкәт «Татэнерго» тарафыннан җитештерелә торган электр һәм җылылык энергиясенең Татарстандагы иң эре кулланучысы булып кала[17]. ГТУ-75 җайланмасы өч MS 5001 газ турбинасыннан, «General Electric» җитештергән өч 2НМ/1 компрессорыннан һәм «ЗиО-Подольск» җитештергән өч П-110 утилизатор казаныннан тора[18].
Инвестиция программасы
«Нижнекамскнефтехим» инвестиция программасы ике төп юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла.
«Этилен-600» комплексы
2017 елда «ТАИФ» төркеме һәм Алманиянең Linde AG компаниясе комбинат территориясендә яңа производство төзелешен проектлау турында килешү төзи[19]. Ул 600 мең тонна этилен, 272 мең тонна пропилен, 246 мең тонна бензол, 88 мең тонна бутадиен чыгаруга исәпләнә. 2019 елның февралендә төзелеш-монтаж эшләренә килешү имзалана[13][20].
Һәлакәтләр
2026 елның 31 мартында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев «Түбәнкаманефтехим» территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр итә[22]. Шартлау җиһазларның герметиклыгы бозылу һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпле синтетик каучук производствосында булган[23][24][25]. Әлеге вакыйгага бәйле рәвештә синтетик каучук җитештерү вакытлыча туктатыла[26][27], РФ Җинаять кодексының 217 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла[24]. Бәла-каза нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак була[28][29]. Зыян күргән 24 кеше, аларның 10 ы авыр хәлдә, хастаханәгә озатыла[30]. Гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә, Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителә[31]. Һәлак булучыларның гаиләләренә предприятиедән 10 млн сум[32] һәм иминият компаниясеннән 3 млн сум күләмендә[33], хастаханәгә озатылганнарга 3 әр млн сум компенсация карала[34][35].
Искәрмәләр
- ↑ Рейтинг крупнейших компаний России по объему реализации продукции — Эксперт РА.
- ↑ https://www.nknh.ru/upload/iblock/908/pao-nizhnekamskneftekhim_ifrs-208fz_audit_report-2016_eng.pdf
- ↑ https://nknh.ru/upload/iblock/89f/Godovoy_otchet2018.pdf
- ↑ Обещанного шесть лет подождут (2025-06-13). 31 март 2026 тикшерелде.
- ↑ Нижнекамскнефтехим - официальный сайт [неопр.]. Нижнекамскнефтехим. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
- ↑ Нижнекамскнефтехим завершит строительство этиленового комплекса в 2027 году (рус.). www.mrc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
- ↑ История становления и динамичного развития компании «Нижнекамскнефтехим». moneymakerfactory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2022. Архивировано 9 гыйнвар 2022 года.
- ↑ История компании. .nknh.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2022. Архивировано 9 гыйнвар 2022 года.
- ↑ 1 2 Ольга Кудрина. СИБУР завершил приобретение ТАИФа (рус.). Коммерсантъ (4 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 19 гыйнвар 2022 года.
- ↑ История «Нижнекамскнефтехима»: судьбоносные решения, борьба за мировой рынок и укрепление позиций. realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2022. Архивировано 28 апрель 2022 года.
- ↑ Акции НКНХ NKNC. Цена акции, дивиденды, график и архив котировок. investfunds.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Ускорение реализации программы стратегического развития ОАО «Нижнекамскнефтехим». // nknh.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2013. Архивировано из оригинала 15 август 2013 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Годовой отчет 2020 (рус.). Группа "Нижнекамскнефтехим" (16 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
- ↑ «Нижнекамскнефтехим» наращивает производство каучуков. «Коммерсантъ» (26 август 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2022.
- ↑ Организационная структура Корпоративный сайт ПАО "Нижнекамскнефтехим". www.nknh.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Ведомости. Коммерсантъ (Казань) (2 август 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2019. Архивировано 24 февраль 2021 года.
- ↑ Годовой отчет — 2008 Архивная копия от 16 август 2010 на Wayback Machine // nknh.ru Калып:Проверено
- ↑ Калашников А.И. Газотурбинная когенерационная установка ГТУ-75 ОАО «НХК». АО «ОДК-Пермские моторы». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2019. Архивировано 6 март 2021 года.
- ↑ «Нижнекамскнефтехим»: «Этилен-600» будет введен в срок несмотря на пандемию. «Коммерсантъ». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2022. Архивировано 15 июнь 2022 года.
- ↑ На новый комплекс Этилен-600 «Нижнекамскнефтехима» доставлено первое оборудование. realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2022. Архивировано 15 июнь 2021 года.
- ↑ ПАО «Нижнекамскнефтехим» подписало контракт с компанией «Siemens AG» на строительство парогазовой установки (ПГУ-ТЭС) мощностью 495 МВт. ПАО «Нижнекамскнефтехим» (18 декабрь 2017).
- ↑ Мэр сообщил о пожаре на территории «Нижнекамскнефтехима» — РБК (рус.). www.rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
- ↑ Названа причина взрыва на «Нижнекамскнефтехиме». РИА Новости (31 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Названа причина взрыва на крупнейшем нефтехимическом предприятии России. Lenta.ru (31 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ Взрыв на «Нижнекамскнефтехиме» произошел из-за разгерметизации оборудования. Газета.Ru (31 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ Производство каучука на «Нижнекамскнефтехиме» временно остановлено. Фонтанка.ру (31 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ «Нижнекамскнефтехим» приостановил производство каучука. Коммерсантъ (31 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ Глава Нижнекамска назвал окончательное число погибших при пожаре — РБК (рус.). www.rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ Число жертв взрыва на «Нижнекамскнефтехиме» выросло до 11. Взгляд.ру (6 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ 10 в реанимации: подробности взрыва в Нижнекамске. Аргументы и Факты Казань (2 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ Людмила Митрохина. Из-за ЧП на Нижнекамскнефтехиме в Нижнекамске объявлен трехдневный траур (рус.). kp.ru - Сайт «Комсомольской правды» (1 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Родственникам погибших на «Нижнекамскнефтехиме» выплатят по ₽10 млн — РБК (рус.). www.rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Страховая компания выплатит по 3 млн рублей семьям погибших. Телеканал Санкт-Петербург (1 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ Стало известно о миллионных выплатах родственникам жертв взрыва на заводе. Lenta.ru (1 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
- ↑ «Нижнекамскнефтехим» выплатит по 10 млн рублей семьям погибших. Фонтанка.ру (3 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.