Никипар Соловьев
Никипар Соловьев (Никипар Чәрги улы Соловьев, рус. Соловьев Никифор Сергеевич, — ) — сәяси эшлекле, педагог.
1913-1916 елларда Янил авылында 2 сыйныфлык училище мөдире. 1918-1919 елларда Көнчыгыш фронтның 1 нче армиясендә инкыйлаби трибунал рәисе, 1920-1921 елларда РСФСРның милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында Үзәк керәшен бүлеге хезмәткәре. 1922-1929 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында керәшеннәр секциясенең бюро әгъзасы, ТАССР мәгариф халык комиссары урынбасары.
1930-1933 елда Мәскәүдә, 1935 елдан Казанда педагогик эштә: Казан авыл хуҗалыгы институты директоры (1935-1936), Казан авиация (1936-1939) һәм Казан байтарчылык (1939-1941) институтларында марксизм-ленининзм кафедралары мөдире. Алман-совет сугышы вакытында Вольск һәм Сызран шәһәрләрендә хәрби училищеларда укыта. 1945 елдан янә Казанда: Казан фирка мәктәбендә КПСС тарихы кафедрасы мөдире, Казан гражданнар төзелеше мөһәндисләре институтында марксизм-ленининзм кафедрасы мөдире, Казан университетының КПСС тарихы кафедрасында укытучы.