Николай Бушмакин
Николай Бушмакин (1875 — 5 октябрь 1936) — анатом, медицина докторы (1911). 1899 -1907 елларда Лаеш өязендә земство табибы. 1907-1913 елларда Казан университетында; шуннан соң Варшава (1913-1916), Казан (1916-1919) һәм Иркутск (1920-1930, 1920-1929 елларда ректор вазыйфасын да башкара) университетларында анатомия кафедрасы мөдире. Хезмәтләре лимфа һәм үзәк нерв системалары анатомиясенә, антропологиягә карый.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В