Николай Перов
Николай Перов (22.05.1954) — физика-математика фәннәре докторы, профессор. 2013 елдан Мәскәү дәүләт университетының физика факультетында магнетизм кафедрасы мөдире. Магнит үзенчәлекләрен тикшерү лабораториясе мөдире. Хирша индексы — 17[1].
Тәрҗемәи хәле
Перов Николай Сергеевич 1954 елның 22 маенда туган.
1977 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый.
1983 елда КПСС-ның Мәскәү шәһәр комитеты янындагы марксизм-ленинизм университетын тәмамлый.
1986 елда «Исследование ансамблей мелких магнитных частиц» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
2007 елдан алып — магнетизм кафедрасы мөдире урынбасары.
2009 елда «Исследование магнитных свойств микро- и нанонеоднородных систем» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.
2013 елдан алып — Мәскәү дәүләт университетының физика факультетында магнетизм кафедрасы мөдире.
7 фән кандидаты әзерләгән[2].
Магнит җәмгыяте (МАГО) президенты .
Мәскәү магнетизм буенча Халыкара симпозиумны оештыру комитеты рәистәше (MISM-2017).
Төбәкара гыйльми хезмәткәрләр җәмгыяте әгъзасы[3]
Фәнни кызыксынулары
Функциональ материалларның магнит үзенчәлекләре
Магнетизмда эксперименталь ысуллар
Сыегайтылган магнит ярымүткәргечләр
Магнит нано структуралар һәм нано кисәкчәләр
Педагогик эшчәнлеге
Укыган махсус курслары
Физик экспериментны автоматлаштыру (6 семестр) (программа)
Заманча магнит лабораториясен эксперименталь җиһазландыру (10 семестр) — сайлау буенча (программа)
Студентлар өчен семинар «Современные проблемы магнетизма» (факультатив) (программа)
«Магнетизм вокруг нас» (факультетара курс, 30 сәгать)[4]
Хезмәтләре
Искәрмәләр
- ↑ Список российских учёных, имеющих индекс цитирования > 1000
- ↑ Nikolay Perov, Curriculum Vitae . Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2019.
- ↑ Перов Николай Сергеевич . Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2019. Архивировано 3 октябрь 2019 года.
- ↑ Межфакультетский курс «Магнетизм вокруг нас». Отдельные главы. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2019.
Сылтамалар
- Сайт кафедры
- Projects and activities 2019 елның 18 декабрь көнендә архивланган.
- Перов, Н. С. Николай Сергеевич Акулов. — Серия "Выдающиеся ученые физического факультета МГУ", Вып.VI. — М : Физический факультет МГУ, 2003. — 116 с.