Николай Фёдоров


Николай Василий улы Фёдоров (рус. Николай Васильевич Фёдоров) – ССРБ һәм Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Федераль Җыелышы Федерация Советының әгъзасы (2010 елдан), Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры (2012 елдан). Профессор, икътисади фәннәр докторы, юридик фәннәр кандидаты.

Милләте буенча чуаш.

Тәрҗемәи хәле

Николай Фёдоров 1958 елның 9 маенда Чуаш АССР Мария Посады районының Чёдино авылында туа (хәзер Яңа Чабаксар шәһәре эчендә). Толиково авылындагы мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. 1980 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетны тәмамлый һәм Чуаш дәүләт университетында «Совет хокукы» һәм «Фәнни коммунизм» дисциплиналарны укыта (1980—1982; 1985—1989). 1985 елда ССРБ Фәннәр акакдемиясе дәүләт һәм хокук институтының аспирантураны тәмамлый.

1989 елда ССРБ халык булып сайланыла. 19901993 елларда – РСФСР, ә аннаң соң Россия Федерациясе юстиция министры. 1993 елда, Борис Ельцин сәясәте белән риза булмау сәбәпле, отставкага чыга; шул ук елда Дәүләт Думасына депутат булып сайлана.

1994 елның гыйнварыннан – Чуашстан Республикасы президенты. 1997 елда икенче тапкыр, 2001 елда – өченче тапкыр сайланыла. 2005 елда дүртенче срокына билгеләнә.

2010 елның сентябреннән – Федераль Җыелышы Федерация Советының әгъзасы. 2012 елның 21 майенда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнә.[1][2].

Дәүләт бүләкләре

  • III нче дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары» өчен ордены
  • IV нче дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары» өчен ордены
  • Хөрмәт ордены, һ.б. дәүләт бүләкләре

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр