Нилс Һенрик Абел

Нилс Генрик Абел (5 август 1802(1802-08-05)[1][2][…] — 6 апрель 1829) — Норвегия математигы. Бишенче дәрәҗәле тигезләмәләрне дүрт арифметик гамәл һәм тамыр чыгару ярдәмендә генә чишеп булмасыгын исбат иткән. Алгебраик функцияләр интегралларын өйрәнгән (Абел интеграллары). Эллиптик функцияләр теориясе булдыручыларның берсе. Интеграль тигезләмәләр буенча беренче хезмәт авторы. Саннар һәм рәтләр теорияләренә караган хәзмәтләр авторы.

Искәрмәләр