Нитроглицерин

Нитроглицерин (глицерин тринитрат, тринитрин, CHONO2(CH2ONO2)2) — глицерин һәм нитрат кислоталарының катлаулы эфиры. Моляр масса 227,14; төссез ябышкак сыеклык, тыгызлыгы 1,591 г/см3 (25° да), кату температурасы 13,2°. Бензинда, суда эреми, ацетон, эфир һәм бензолда яхшы эри. Глицеринны нитрат һәм сульфат кислоталары катнашмасында этерификацияләп алына.

1846 елда италия галиме А. Собреро тарафыннан синтезланган. 19 гасырның 60—70 елларда А. Нобель тәкъдиме буенча сәнәгый масштабларда эшләп чыгарыла башланган. Бик көчле шартлаткыч матдә. Төтенсез дары, динамит эшләп чыгаруда кулланыла. Медицинада спирттагы 1% лы эретмәсе һәм таблеткасы кулланыла.