Нострадамус

Мишель де Нотрдам (фр. Michel de Nostredame), Нострадамус буларак та билгеле (14 декабрь 1503-2 июль 1566) — француз астрологы, алдан күрүче, табиб һәм алхимик, бар дөньяга үзенең күрәзәләре белән билгеле шәхес.

Тәрҗемәи хәле

Килеп чыгыш

undefined

Мишель де Нотрдам 1503 елның 14 декабрендә Сен-Ремида (Прованс), XV гасырда католик диненә күчкән яһүдиләр гаиләсендә туа. Сезар де Нотрдам «Прованс хроникасында» язган гаилә легендасы буенча, күрәзәченең бабалары Рене Мәрхәмәтле һәм Калабрий герцогы сарайларында табиб булып эшләгәннәр. Ләкин билгеле фактларга таянып, ул бабаларның шактый белемле һәм бай кешеләр булуы турында гына төгәл әйтергә мөмкин. Мишельнең атасы Жом де Нотрдам (1470-1547) нотариус булган, бабасы Пьер де Нотрдам (1430-1484) һәм бабасының атасы Давин де Каркассон (1410-1473) Авиньонда сәүдә белән шөгыльләнгәнәр, ә бабалары Пьер де Сен-Мари (?-1485) һәм Жан де Сен-Реми (?-1504) Арльда һәм Сен-Ремида табиб булганнар.[1] Франция хакимияте чукынган яһүдиләргә яхшы мөнәсәбәттә булса, гади халык аларның Мәсихкә хыянәте турында гел уйлаган. Шуның кебек сәбәпләр де Нотрдам гаиләсен изоляцияле җәмгыятьләрдә яшәргә мәҗбүр иткән.

Искәрмәләр