Нуретдин Нәҗмиев
Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев — актер, Татарстан Республикасының халык артисты (1997).
Тормыш юлы
1946 елның 5 октябрендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа.
Казан театр училищесын тәмамлый. 1976 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый[1].
Иҗаты
Нуретдин Нәҗмиев — үзенчәлекле күпкырлы актер. Аның иҗатында драматик рольләр белән беррәттән комик образлар да зур урын алып тора.
Театрда башкарган рольләре
- «Карурман» — Сыртлан бәк;
- «Өч аршын җир» — Хәйдәр;
- «Гомер буе сине көтәм» — Рәхим абый;
- «Әллә язмыш, әллә ялгыш…» — Хуҗа;
- «Эх, алмагачлары!» — Әхмәтҗан бабай;
- «Шүрәле-online» — Дию;
- «Мәхәббәт баскычы» — Нуретдин;
- «Күрәсем килгән иде…» — Бабай;
- «Өченче бүлмәдә эт яши» — Райманның әтисе;
- «Шәкүр карак» — Әнсәр;
- «Бала баласы балдан татлы» — Миннәт;
- «Париж егете Әлфәнис» — Азат;
- «Сакла, шартламасын!» — Гыйләҗ;
- «Гөлшаян» — Гыйлай;
- «Без барыбыз да кешеләр» — Поцлох.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Мәдәният хезмәткәрләренең татар обком профсоюзы Мактау грамотасы (1981);
- ТАССРның атказанган артисты (1991);
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (1996);
- Татарстан Республикасының халык артисты (1997);
- Мәдәният хезмәткәрләре татар республика профсоюз комитетының Рәхмәт хаты;
- Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (1999);
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов районы администрациясенең Мактау грамотасы (2008);
- Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән Рәхмәт хаты (2011);
- Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының «За активную работу в профсоюзе» мактау билгесе (2015);
- Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2021);
- Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасының «Мактаулы ветеран» дипломы (2021);
- Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең Рәхмәт хаты (2023)[2].
Сылтамалар
- ↑ В Рыбной Слободе чествовали народного артиста Татарстана Нуретдина Назмиева. Министерство культуры Республики Татарстан (21 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Нәҗмиев Нуретдин Гыйльмихан улы. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.