Нурлан Ганиев

Нурлан Рәшит улы Ганиев (5 июль 1985, Яңа Сынташ, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — татар шагыйре, җыр текстлары авторы, журналист һәм дәүләт хезмәткәре. Философия фәннәре кандидаты (2020)[1].

Тәрҗемәи хәле

Нурлан Ганиев 1985 елның 5 июлендә Башкортстанның Благовар районы Яңа Сынташ авылында туа. Бәләбәй педагогика көллиятен һәм Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетын тәмамлый[1].

Благовар районы мәдәният йортында, «Благовар хәбәрләре» район газетында һәм «Өмет» республика газетында, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегендә эшли[1].

2020 елда Башкорт дәүләт университетында «Рухи вандализм социаль күренеш буларак» темасына кандидатлык диссертациясе яклый[2].

Иҗаты

Нурлан Ганиев шигырьләр һәм җыр текстлары яза. Әсәрләре республика вакытлы матбугатында, күмәк җыентыкларда һәм альманахларда басылган. 2009 елда «Уйлану», 2017 елда «Бер мизгел нибары» шигырь җыентыклары нәшер ителә[1].

Китаплары

  • Уйлану: шигырьләр. — 2009;
  • Бер мизгел нибары: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2017. — 112 б. — ISBN 978-5-295-06750-1.

Бүләкләре

  • Фатих Кәрим исемендәге премия (2005)[1];
  • Республика шигърият фестиваленең гран-прие (2006)[1];
  • «Бәллүр сандугач» бәйгесенең «Тамашачы мәхәббәте» номинациясе җиңүчесе (2006)[1];
  • Бөтенроссия яшь шагыйрьләр бәйгесенең гран-прие (Казан, 2015)[1].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Ганиев Нурлан Рашитович (1985) (рус.). Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе: Әдәби карта. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
  2. ↑ Выписка из протокола № 5 заседания диссертационного совета Д 212.013.03 от 23 декабря 2020 года (рус.) (PDF). Башкорт дәүләт университеты (23 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.

Сылтамалар