Нурулла Карпов

Нурулла Карпов (Нурулла Мөхәммәтҗан улы Карпов, — ) — сәясәт эшлеклесе, нашир, Тум мөcелман тәрәкъкыятьчеләре җәмгыяте рәисе (1909-?), Тум шәһәр думасы гласные, Россия мөселманнарының беренче һәм икенче корылтайларында катнашучы, Тум губерна мөселман шурасының башкарма комитеты рәисе (1918); «Тум сүзе» гәҗите нашире. Себер өлкә думасы әгъзасы, 1918 елның сентябрендә Уфа дәүләт киңәшмәсендә шул думаның делегациясе башлыгы булган; шуннан соңгы язмышы билгесез.[1]

Искәрмәләр