Нурхәтим Бикколов
Нурхәтим Бикколов (20 февраль 1937 — 21 май 2018 (81 яшь)) — монументаль сәнгать рәссамы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1975). «Гаилә бәхете», «Яшьлек» (Самар, Яшь гаилә салоны, 1984), «Омтылыш» (Самар, Никахлашу сарае, 1987) һәм башка эшләр белән диварларны бизәгән автор. Бөтенсоюз, бөтенрусия, зона күргәзмәләрендә катнашкан; әсәрләре Самар сынлы сәнгать музеенда, шәхси коллекцияләрдә саклана.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В