Нур (мәчет, Амурдагы Комсомольск)

«Нур» мәчете (рус. Мечеть «Нур» г. Комсомольск-на-Амуре) ― Россия Федерациясенең Хабаровск крае, Амурдагы Комсомольск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле дини җәмгыяте («Нур» мәхәлләсе) карамагында[1].

Амурдагы Комсомольск мәчете ― Ерак Көнчыгыштагы рәсми рәвештә мәчет буларак эшли торган бик аз мәчетләрнең берсе. Ерак Көнчыгыш төбәгендәге күпчелек мәчетләр рәсмиләштерелмәгән, яки гыйбадәт йортлары яки шәхси торак йортлар буларак теркәлгән кебек эшлиләр.

2010 елда Амурдагы Комсомольскида 30 меңнән артык мөселман яши[2].

Тарих

Амурдагы Комсомольскида мәчет төзү инициативасы белән җирле «Мәгърифәт» татар милли оешмасы чыга. Мәчет ачылганчы вакытлыча «Нур» җәмгыяте Ленин проспектыннан ерак түгел арендага алынган ике катлы бинада урнаша. Мәхәллә әгъзалары төрле милләт вәкилләре булганлыктан, вәгазьләр рус телендә алып барыла.

«Мәгърифәт» татар милли оешмасы мәчет төзү өчен җир участогы алуга ирешә. Әмма, канун буенча, гыйбадәт йортларын төзегәндә өстенлек дини структураларга бирелә. Шуңа күрә ике оешманың гомуми җыелышында мэрия белән килешү буенча мәчет төзү өчен җир участогын ДУМАЧР каршындагы «Нур» җирле дини җәмгыятенә (мәхәллә) тапшырырга карар ителә. «Нур» мәхәлләсе 2007 елның 19 июнендә рәсми теркәлү уза[3].

Мәчет төзелеше 2010 елның җәендә башлана. 2019 елның гыйнварында «Нур» мәхәлләсе һәм хакимият арасында җир участогын арендалау буенча яңа килешү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәсе төзелеше ун елдан артык мәхәллә кешеләре көче белән, шулай ук ДУМАЧРның Баш мөфтие Нәфигулла хәзрәт Әшировның зур ярдәме белән алып барыла[4].

Мэрия гыйбадәт йортын файдалануга тапшыруга рөхсәт бирүдән баш тарта. Ислам тарафдарлары Арбитраж судына мөрәҗәгать итә. Шәһәр администрациясе бинаның хуҗасын — ДУМАЧРның җирле дини оешмасын, бинаның фасады проектка туры килми, территорияне төзекләндерү тулы күләмдә башкарылмаган, дип гаепли[4].

Гражданнарның иминлеге өчен җаваплы ведомстволарның экспертлары, барлык төзелеш, шәһәр төзелеше, янгынга каршы, санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәлә, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Мөэминнәрнең гомерләренә куркыныч янамый. Башка гражданнарның да хокуклары бозылмый. Хөкем йорты мөселманнар ягына баса. 2022 елның июнендә Амурдагы Комсомольскида Җәмигъ мәчете рәсми рәвештә эшли башлый. «Нур» дини оешмасы ДУМАЧР составына керә[4].

2013 елда масштаблы су басу вакытында төзелә торган мәчетне волонтерларга һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә ярдәм итү штабына әйләндерәләр. Мәчет территориясендә көн саен бишәр зур казан пылау әзерлиләр, алар 1500 кешегә кадәр тукландырырга җитәрлек була. Шунысы игътибарга лаек, волонтерлар арасында мөселман җәмгыяте әгъзалары да шактый була[4].

Амурдагы Комсомольскида беренче мәчет 2014 елда ачыла[5].

2015 елның 17 сентябрендә Амурдагы Комсомольск шәһәренең үзәк район хөкем йорты хакиме Н. Татунь җирле «Нур» мөселман оешмасына 100 000 сум штраф сала. Дини җәмгыятькә «экстремистик әдәбият таратуда» гаепләүләр белдерелә. «Нур» мөселман оешмасы хаким Н. Татунь карарына өстәге инстанция судына апелляция бирә[5].

2016 елның 18 гыйнварында Хабаровск крае хөкем йорты беренче суд инстанциясенең мәчет янында аерым махсус рөхсәт алмыйча юыну өчен бина төзегән өчен 250 мең сум штраф салу турындагы карарын үз көчендә калдырганнан соң, Амурдагы Комсомольск шәһәренең мәчете җәмгыяте бик авыр хәлдә кала[5].

2022 елның 27 июнендә Амурдагы Комсомольск Җәмигъ мәчете хөкем йорты карары белән рәсми рәвештә эшли башлый[1].

Бина

Амурдагы Комсомольск мәчете шәһәр үзәгеннән ерак түгел урнаша. Мәчетнең гомуми мәйданы 537,68 квадрат метр. Төзелеш өчен бүлеп бирелгән участокның мәйданы 4800 квадрат метр[6]. Өч катлы бина, аерым торган тәһарәтханә бинасы бар. Мәчет ~1200―1400 кеше сыйдырышлы. Ислам динен тотучы хатын-кызларга гыйбадәтханәнең икенче катында урын бирелә[7].

Имам

  • Имам Абдурахман хәзрәт Омаров[8], Амурдагы Комсомольск имам-мөхтәсибе, джиу джитсу һәм грэпплинг категорияләрендә дөнья чемпионы[9].
  • 2023 елның 27 февраленнән имам Мухаммад Шахназарович Дибиров (Дагестаннан)[10].