Окак
О́как — интернет-мем, «окак» сүзе язылган капюшонлы кара песи сурәте. Виртуаль коммуникациядә көтелмәгәнлекне һәм гаҗәпләнүне ассызыклау өчен шаян һәм иронияле сөйләм стилендә кулланыла. 2025 елның маенда социаль челтәрләрнең Россия сегментында иң танылган мемнарның берсе[1]. «Окак» сүзе АСТ (Фәннәр академиясе, «АСТ» фәнни-мәгариф ширкәте) һәм «Мир и образование» нәшрият йорты, шулай ук «Скворцовские чтения» әдәби проекты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Ел сүзе» бәйгесенең «Топ-40» исемлегенә керә[2].
Килеп чыгышы
«Окак» сүзе интернет-жаргонга хас трансформацияне күрсәтә: «о» кыска ымлык белән рус телендәге «как» сорау сүзенең берләшүе җиңел комедия һәм сюрреализм эффектын барлыкка китерә. Мондый фонетик конструкция тиз истә кала һәм иркен аралашу агымына җиңел генә кереп китә.
2025 елның язында «Окак» интернет-мемы белән кыска видеолар TikTok һәм Reelsта тиз таныла. Сүз кулланучылар тарафыннан сюжетның көтелмәгән борылышларын ассызыклау өчен универсаль җавап ролендә куллана башлагач, тиз арада популярлаша[3].
Сурәт ике фотосурәттән ясалган: кара песи йөзе һәм капюшонлы кеше сурәте. Бу фотоларның берсе — чех фотографы Пржемыслав Кох тарафыннан 2012 елда төшерелгән[4]. Гадәттә, мондый төр сурәтләрне көлкелерәк һәм сәеррәк итү максатыннан төрле эффектлар һәм бозулар кулланыла, бу аларга сюрреализм һәм юмор элементлары өсти[5].
Аерым интернет-төркемнәрдә мемның альтернатив версиясе — «эво как» очрый[6]. Әлеге мемда капюшонлы песине еш кына «Чиллгай» мемы белән чагыштыралар. «Чиллгай» — битарафлыкны, тынычлыктан читтә торуны символлаштыра торганы мем, ул булган хәлләргә карата абсолют битарафлык хисен күрсәтә.
«Окак» сүзе төрле тормыш хәлләрендә гаҗәпләнү яки соклану хисен күрсәтү өчен кулланыла, атап әйткәндә:
- көтелмәгән вакыйгалар вакытында гаҗәпләнүне белдерү өчен;
- абсурд һәм мантыйкка туры килмәгән хәлләрне чагылдыру өчен;
- яшь кулланучылар арасында дустанә онлайн-аралашу элементы буларак.
Вакытлар узу белән «окак» бары тик визуаль мем-контент кысаларыннан чыгып, сөйләшү сленгының аерылгысыз өлеше була. Ул көтелмәгәнлек, гаҗәпләнү һәм сюрреализм хисләрен кыска һәм сыйдырышлы итеп белдерергә мөмкинлек бирә[7].
Психология
«Окак» гыйбарәсенең популярлашуы кыска роликлар платформаларының актив үсеш чорына туры килә. Трендларның тиз алышынуы һәм аудиториянең булган хәлләргә тиз арада җавап бирү ихтыяҗы мондый мемнарның таралуына ярдәм итә. «Окак» көндәлек вакыйгаларның абсурдлыгын ассызыклый һәм шул сәбәпле бу мемнар кыска видеолардагы тиз реакция өчен уңайлы формада була. Бу мем визуаль коллаж рәвешендә башланып («капюшонлы кара песи»), аннары сөйләм сленгының бер өлеше була, шуның белән кечкенә сүз белән көтелмәгән хис-кичерешләрне көчле итеп белдерү мөмкинлеге тудыра.
Психологлар фикеренчә, интернеттагы мемнар кешеләргә күңелсезлекләрне җиңәргә ярдәм итә[8]. «Окак» мемы — посирониянең бер мисалы. Ул шулай ук «брейнрот» (Италия брейнроты) дип атала, анда абсурд образлар мәгънәсез сюжетлар белән берләштерелә[9].
Саундтрек
«Окак» мемы сурәте Көньяк Африка хип-хоп төркеме Die Antwoord җырының фрагментына өстәлгән[10].
Искәрмәләр
- ↑ Московские новости - Культурный код (рус.). Московские новости (12 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ «Лабубу», «сигма» и «цифровой рубль» вошли в топ-40 слов в России. РБК (3 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ В TikTok появился новый мем с черным котом в капюшоне (12 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ «Окак»: что за мем, что он означает, как использовать. Т—Ж (12 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ Окак: что значит мем, откуда появился кот в капюшоне, картинка | РБК Тренды. РБК Тренды (14 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ Питеееер помоги мне в чем прикол этого мема. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ «Окак» — новая эмоция в соцсетях. Показываем, как фразеологизм стал мемом. Афиша. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ Бальмонд, Степан «Окак»: что значит новый мем с черным котом в капюшоне. Psychologies (14 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ Что за мем «окак»: мем с котом в капюшоне, что он означает и откуда взялся. Lenta.RU (14 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
- ↑ В сети завирусился мем с черным котом в капюшоне, который выражает удивление «Окак» (12 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.