Октай Зүлфүкаров
Октай Зүлфүкаров, Октай Кадыйр угълы Зүлфүкаров, азәри. Oqtay Qədir oğlu Zülfüqarov (1929 елның 31 мае, Баку — 2016 елның 31 августы, шунда ук) — композитор, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1972), Азәрбайҗанның халык артисты (2000). Балалар өчен язылган күпсанлы музыка әсәрләре авторы.
Тәрҗемәи хәле
1929 елның 31 маенда Бакуда туган. Әтисе Г. Хаҗибәков оештырган Беренче төрки музыка мәктәбендә гобойда уйнарга өйрәнгән, әнисе флейта сыйныфы буенча музыка мәктәбен бетергән. Музыка сөюче гаиләдә тәрбияләнсә дә, 16 яшендә генә музыка мәктәбенә (Яков Мюллерның виолончель сыйныфы) укырга керә. Сәләтле егет җидееллык виолончель курсын ике елда уза. 18 яшендә Асаф Зәйналлы исемендәге Азәрбайҗан музыка укуханәсенә (Александр Шварцның виолончель сыйныфы) күчә. Баку дәүләт консерваториясен (К. Караевның композиторлык классы) (1958) тәмамлаган.
Озак еллар Баку курчак театры сәнгать җитәкчесе, Баку балалар филармониясе директоры булып эшли.
Иҗаты
А. Зәйналлы исемендәге Азәрбайҗан музыка укуханәсенең 3нче курсында укыганда балалар өчен җырлар яза башлый. Беренче язган җыры — Н. Ганҗәле сүзләренә язылган «Пионервожатый» (Пионер әйдәманы) җыры. Г. Хаҗибәков исемендәге Баку консерваториясендә укыганда виолончель өчен прелюдияләр, фортепиано өчен пьесалар, балалар өчен һәм популяр җырлар иҗат итә. Кара Караев һәм Гозәер Хаҗибәков киңәше белән балалар өчен музыка яза башлый. 20 ел эчендә балалар өчен 500 музыка әсәре (уен җырлары, көнкүреш җырлары, бишек җырлары, маршлар, табышмаклар, тизәйткечләр) язган. Күп җырларның сүзләре авторы да үзе була.
Әсәрләре
- Оркестр һәм виолончель өчен концерт
- Симфоник поэмалар («Галәмдә өермә», «Билгесез солдат истәлегенә»)
- Кантаталар («Кеше һәм вакыт»)
- Симфония («Сумгает»)
- Кыллы квартет
- Симфоник оркестр һәм хор өчен «Фиркагә мәдхия» одасы
- Скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен трио
- Сөләйман Рөстәм сүзләренә романслар шәкеле
- Фөзүли сүзләренә «Ике газәл»
- Балалар өчен «Али-Баба һәм 40 карак», «Сихерле алма» балетлары (либретто үзенеке)
- Балалар өчен «Мәче һәм чыпчык» опера-әкияте (Т. Илчен либреттосы)
- Балалар өчен «Шаян бәтиләр» опереттасы (Р. Хәйдәр либреттосы)
- Курчак театры спектакльләренә музыка
Балалар өчен
Уен җырлары (Т. Илчен сүзләренә «Әтәч», «Санагыч», «Чыпчык»; А. Шаикъ сүзләренә «Туп белән уен»), бишек җырлары (Т. Илчен сүзләренә «Йокла, курчагым», Й. Хәсәнбәков сүзләренә «Курчагым авырды»), көнкүреш (хезмәт) җырлары (Й. Хәсәнбәков сүзләренә «Кечкенә ашчы», «Тарлан һәм Мастан», «Мин машина йөртәм», Т. Илчен сүзләренә «Мин кем»), лирик җырлар («Минем розам», «Әбекәй»), патриотик җырлар (Т. Илчен сүзләренә «Минем значогым», «Туган як», А. Шаикъ сүзләренә «Ныграк кычкырт, быргычы») һ.б. иҗат иткән.
Китаплары
- Минем беренче җырларым. Баку, 1961.
- Телефон. Баку, 1964.
- Мәче һәм чыпчык.Баку, 1965.
- До,ре, ми, фа, соль, ля, си (пионер җырлары). Баку, 1966.
- Балалар өчен җырлар. Баку, 1972.
- Свирель. М., 1972.
Гаиләсе
- кызы Зөләйха, киноактриса, ВГИК тәмамлаган (АКШта яши)
- кызы Ләйлә, театр режиссеры. Балачакта әтисенең җырларын башкарып, танылу ала.
- улы Җаһангир, композитор.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1972 Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2000 Азәрбайҗанның халык артисты
- 2003 Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан)
Әдәбият
- Они пишут для детей. Портреты советских композиторов. М.: Советский композитор, 1978.