Оленёк (елга)

Оленёк, Өлен (рус. Оленёк, сах. Өлөөн) — Русиянең Саха Җөмһүриятендәге елга, баш өлеше Красноярск краенда.

Озынлыгы 2292 км, бассейнының мәйданы 219 мең км². Вилюй платосыннан башлана. Сулдан Бур елгасы койганнан соң Төньяк Себер түбәнлеге буйлап төньяк-көнчыгышка борыла. Лаптевлар диңгезенең Оленёк култыгына кою урынында дельта (мәйданы 475 км², озынлыгы 20 км) хасил итә.

Кар һәм яңгыр сулары исәбенә туена. Сентябрь азагында — октябрьдә боз кату, май—июньдә боз китү күзәтелә.

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 17. Ленско-Индигирский район. Вып. 6. Р. Хатанга, Анабар и Оленёк / под ред. А. С. Шароглазова. — Л.: Гидрометеоиздат, 1964. — 222 с.

Төркемнәр