Павел Кушнер
Павел Кушнер (14 (26) гыйнвар 1889 — 14 март 1968) — Совет фирка-дәүләт эшлеклесе, этнограф галим, тарих фәннәре докторы (1947), профессор (1959). 1905 елдан коммунистлар фиркасе әгъзасы. 1917 елга хәтле Һроднада, Ригада, Мәскәүдә фирка эшендә. Февраль һәм Октябрь инкыйлабларында, Россия ватандашлар сугышында катнашучы. Шуннан соңгы елларда дәүләт, фирка һәм укыту эшендә. 1931-1932 елларда — «Кызыл Татарстан» гәҗите мөхәррире. 1944 елдан ССРБ ФА этнография институтында. Гомуми этнография, этник география, славяннар этнографиясе, ССРБ халыклары көнкүрешен һәм мәдәниятен социаистик үзгәртеп төзү белән шөгыльләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Кушнер Павел Иванович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.