Пародонтоз

Пародонтоз пародонт тукымаларының гомумиләшкән (генерал изованный) дистрофик зарарлануы белән характерлана. Урт акрынлап утыра, теш тамырлары ачыла; ялкынсыну процессы гадәттә үзен бик сиздерми, ләкин тиешенчә дәваламаганда өстәмә газаплану тудырырга мөмкин. Бу авыру урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә ешрак очрый.

Организмда пародонт авыруларын барлыкка китерүгә ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авырулары да булышлык күрсәтә. Моннан кала пародонт авырулары матдәләр алмашы бозылу, нерв-трофик процесслар һәм авитаминоз нәтиҗәсендә барлыкка килә дип исәпләнә. Шулай ук авыруның формалашуына һәм үсешенә урынлы тискәре факторлар: урт читләрен ярсытучы теш ташлары утыру; уңайсыз ясалган теш протезлары, көйсез куелган пломбалар; тешләрнең дөрес урнашмавы шактый зур йогынты ясый.

Пародонт авыруларының профилактикасында, бигрәк тә башлангыч чорында, авыз куышлыгы гигиенасының дөрес оештырылган булуы зур роль уйный. Шуны да хәтердә тотарга кирәк: пародонт авыруларын ачыклау өчен үз вакытында табибка мөрәҗәгать итү генә бу авырулардан саклап калачак.

Искәрмәләр

  1. Disease Ontology (ингл.) — 2016.
  2. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.

Төркемнәр