Пасленчалар

Пасленчалар (лат. Solanaceae) - Scrophulariales рәтенә кергән үсемлекләр гаиләлеге. Пасленчалар гаиләлегенә тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрдә, күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Америкада киң таралган 90 ыруг һәм 2500 ләп төр керә. Пасленчалар — үләнчел үсемлекләр, ярымкуак һәм куаклар, ә тропикта хәтта тәбәнәк агачлар да очрый. Пасленчаларның яфраклары гади, тоташ яки бүлгәләнгән, төпчек яфраксыз, гадәттә чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, цимоз чәчәк төркемнәрендә (гадәттә бөтеркәдә), актиноморф яки җиңелчә генә зигоморф. Кәсә гадәттә 5 аерчалы яки 5 бүлемле, ул җимеш барлыкка килгәндә зурая. Таҗ тәгәрмәч формасыннан алып көпшәсы-манга кадәр, 5 аерчалы. Серкәчләр гадәттә 5, нектар дискы яхшы үсеш алган. Гинецей 2 җимшән яфрагыннан тора, баганачык авызчыгы гадәттә 2 аерчалы. Өске җимшән, 2 оялы яки ялган 3—5 оялы. Җимеше — җиләк яки тартмачык.[9]

Пасленчаларның халык хуҗалыгында әһәмияте зур. Кеше тормышында төп урынны, әлбәттә, гаиләлекнә иң ишле паслен ыругы (Solanum) алып тора.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III (ингл.) // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — Vol. 161, Iss. 2. — P. 105–121. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / за ред. N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie, В. Гройтер, Д. Л. Хоксуорт, P. S. Herendeen, С. Кнапп, W. Kusber, Л. Дэчжу, K. Marhold та ін. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. Reveal System of Classification — 1997.
  4. Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants (ингл.) — 1981.
  5. Nederlands Soortenregister
  6. https://web.archive.org/web/20201026032801/https://www.panmai.com/Family/FamilyTable.shtml
  7. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  8. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  9. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит349

Чыганаклар

Төркемнәр