Фтириаз

Патогенез

Гадәттә касык бетләренең Phthirus pubis урнашуы — касык чәчләре (рәс. 4. 43a). Йоктырган кеше бетләрне башка чәчле урыннарга күчерә ала: күкрәк, култык асты яки кабаклар. Кабаклар бетләү (фтириаз), бетләрнең керфекләрдә җыелу гадәттә җитәрлек булмаган гигиена шартларында яшәүче балаларда була.

Ачыклау

1. Симптомнар. Кабакларның хроник ярсытуы һәм кычыту.

2. Билгеләре

• Бетләр керфекләргә тырнак ярдәмендә ябышып тора (рәс. 4. 43б)

. • Серкәләр һәм аларның буш тышчалары керфек тамыры янында беркетелгән оваль сыман, көрән төстәге, «энҗе» кебек ялтыраучы була (рәс. 4. 43в).

• Конъюнктивит сирәк очрый.

Дәвалау

1. Бетләрне һәм зарарланган керфекләрне эскәк белән механик алып ату.

2. Керфекләргә һәм кабакларга 2 тапкыр көнгә 10 көн дәвамында 1 % сары терекөмешле май яки нефтьле желе аппликациясе.

3. Рецидивны кисәтү өчен авыруны, аның гаиләсен, киемен һәм урын-җир керен антипедикулез эшкәртү.

NB 30 % авыруларның касык бетләрен йоктыру җенси юл белән була

Чыганаклар

  1. 1 2 Disease Ontology (ингл.) — 2016.
  2. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.

Джек Кански — «Клиник офтальмология: системалаштырылган караш», 2009 ел

Төркемнәр