Петрушка

Ул аппетитны ача, матдәләр алмашы процессларын яхшырта, үт һәм сидек чыгару юлларын, бавыр, бөерләрне яхшы чистарта, чөнки петрушка бәвел кудыра торган чара санала. Аның яфракларыннан С ясалган төнәтмә күрем вакытында авыртуны киметә. Моннан кала петрушкада йогышсызландыру сыйфаты да бар. Ул пешкән урынны, җәрәхәтне һәм башка яраларны тизрәк төзәлтергә ярдәм итә. Аңкау авыруларына профилактика (аны чәйнәп, авызның начар исеннән котылырга була) ясау өчен дә файдалы.

Очлыкларның шешенүен (изелгән петрушка һәм лимон төнәтмәсе ярдәмендә) киметә. Петрушкада магний, тимер, калий, цинк, фосфор, кальций кебек микроэлементлар, А, В, С, В1 В2, РР, К ви­таминнары, эфир майлары бар. Составындагы минераль матдәләр күләме буенча аңа тиң яшелчәләр һәм җимешләр юк. Хәтта «Бер уч петрушка бер уч алтынга тигез» дигән әйтем дә бар әле. Бу үләнне яңа җыеп әзерләнгән сок кан тамырлары, капиллярлар, кал- кансыман биз һәм бөерләр өчен файдалы. Әгәр сезне озынборын яки бал корты чакса, петрушка төнәтмәсе ярдәм итәр. Аның белән яра урынын сөртергә кирәк. Петрушканы йөкле хатын-кызларга ашарга ярамый.

Искәрмәләр

  1. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  2. Nederlands Soortenregister
  3. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  4. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052

Төркемнәр