Платон Ойунский
Платон Алексей улы Ойунский (Слепцов, якутча Былатыан Ойуунускай) (1893 елның 11 ноябре – 1939 елның 31 октябре) – якут совет язучысы һәм җәмгыять эшлеклесе, якут совет әдәбияты нигезчесе.
1918 елдан башлап КПСС әгъзасы. 1921 елда Якутия Губревком җитәкчесе, 1922 елда Совнарком җитәкчесе, ә 1923 елда исә Якут АССРның Үзәк Башкарма Комитеты җитәкчесе. 1928–31 елларда Якутия мәгариф һәм сәламәтлек саклау наркомы. 1935 елда аның тәкъдиме буенча Якут АССР СНК янында тел һәм мәдәният институты ачыла, Платон Ойунский аның беренче мөдире була. СССР язучылар берлеге җитәкчелеге әгъзасы була. СССР Югары Шурасы депутаты.
Беренче шигырен 1917 елда нәшер итә. 1919 елда мәшһүр «Син биир буолбаат?» (Барыбер түгелме?) шигырен яза. Аның әсәрләре, хикәяләре, драмалары саха халкы әдәбиятының алтын фондына кергән. Якут теленә рус һәм дөнья әдәбияты классикасын тәрҗемә итә.
Репрессиягә эләгә. 1938 елның 3 февралендә кулга алына, ә 1939 елның 31 октябрендә төрмәдә вафат була. 1955 елның 15 октябрендә тулысынча реабилитацияләнгән.
Ойунский турында хәтер
- Платон Ойунский исемендәге Якут Дәүләт Драма театры.
- Платон Ойунский исемендәге Әдәби музей.
- Якутск шәһәрендә Платон Ойунский урамы.
- Платон Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе.