Принс-Эдуард утраулары
Принс-Эдуард утраулары (ингл. Prince Edward Islands) — Һинд океанында урнашкан кече утраулар төркеме. Ике утраудан (Марион һәм Принс-Эдуард) гыйбарәт. Көньяк Африка Җөмһүрияте биләмәсе.
Климат дымлы һәм җилле. Елга якынча 2000 мм явым төшә. Уртача айлык температуралар +1°Cтан +10…+11°Cкача үзгәреп тора. Утрауларны 1663 елда һолландиялеләр кәшеф иткәннәр.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |