Пылвамаа
Пылвамаа (иске язуда Пыльвамаа; эст. Põlvamaa яки Põlva maakond) — Эстониянең көньяк-көнчыгышында урнашкан өяз. Көнчыгышта Россия белән, шулай ук Вырумаа, Валгамаа һәм Тартумаа өлкәләре белән чиктәш. Административ үзәк — Пылва шәһәре. 2017-нче елда Эстония җирле үзидарә органнарының административ реформасы алдыннан округ 13 волостка, аннан соң — 3 волостка бүленә.
География
Округның көнбатышында Отепя калкулыгы урнашкан; бу төбәк күп сандагы күлләр белән аерылып тора (барлыгы 130 тирәсе). Районның үзәк өлешендә Ахья, Пиуза, Выханду елгалары үзәннәре бар. Көнчыгыш өлеше баткак сазлыклардан тора.
Сетумаа тарихи төбәгендә сету халкы яши.
Халык
1990-нчы еллар башыннан өяз халкы тотрыклы кими бара. Хатын-кызлар саны (52.52 %) ир-атлардан өстен (47.48 %). 2009 елда туучылар саны 9,97 %, үлүчеләр саны 13,64 %, табигый кимү −3,68 % тәшкил иткән. Этник составында эстонннар өстенлек итә (94,74 %), шулай ук рус азчылыгы бар (4.04 %). Балаларның өлеше (0-14 яшь) 14,77 % дәрәҗәсендә, эшкә яраклылар (15-64 яшь) 66,43 % һәм пенсионерлар (65 һәм аннан да олылар) 18,80 %. Халык тыгызлыгы түбән (14,3 кеше / км²) һәм кимүен дәвам итә.
Административ бүленеш
2017 елга кадәр
Район 13 волосттан торган (муниципалитетлар):