Пясина
Пясина (рус. Пясина) — Русиянең Красноярск краендагы елга.
Озынлыгы 818 км, бассейнының мәйданы 182 мең км². Пясино күленнән башланып Кара диңгезенең Пясина култыгына коя. Пясина бассейнында 60 меңнән артык күл (гомуми мәйданы 10450 км²) бар. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Кою урынында уртача су чыгымы 2600 м³/сек. Боз кату сентябрь ахырында — октябрь башында, боз китү июньдә күзәтелә. Көймәләр йөрешле. Пясина һәм аның кушылдыклары балыкка бай.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 16. Ангаро-Енисейский район. Вып. 1. Енисей / под ред. Г. С. Карабаева. — Л.: Гидрометеоиздат, 1967. — 823 с.