Равил Гыйләҗев

Равил Гыйләҗев - актер. 1973 елның 9 октябрендә Лениногорск районы Куакбаш авылында туган. Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. Татарстанның атказанган артисты.

Сәхнәдә башкарган рольләре

  • Нурулла – «Дон Жуан Балчыклыда» М. Гыйләҗев.
  • Габдулла – «Үп мине, Зәйтүне!», Н. Кәримова.
  • Степан – «Өйләнү», Н. Гоголь.
  • Мәхмүт – «Кәләпүшче кыз », Г. Исхаки.
  • Госман Сабирович – «Кызлар, ишек ачыгыз!», Н. Гаитбаев.
  • Әхтәм – «Бер күрешү – үзе бер гомер», Ф. Яруллин.
  • Доктор – «Банкрот», Г. Камал.
  • Тахау – «Абага алмасы ачы була», Р. Сабыр.
  • Байхан – «Яшь аралаш көлү», Р. Батулла.
  • Габдулла – «Бурлак», М. Гыйләҗев.
  • Евгений – «Хәят», Р. Сабыр.
  • Мулла – «Ярым ятларга кала», Р. Батулла

Сылтамалар