Радикулит

Радикулит — (лат. radicula — тамырча) арка мие нервылары тамырчаларының зарарлануы сәбәпле вакыты белән көчәя торган хроник авыру.[1]

Төрләре

Авырткан урынына бәйле бил‑әвернә сөяге, муен‑күкрәк һәм муен радикулитына аерыла.

Үсеш сәбәпләре

Остеохондроз, тумыштан килгән үсеш кимчелекләре, умырткалыкның җәрәхәтләре, эчке әгъза авырулары, периферик нерв системасында, сөяк‑бәйләвеч аппаратында шешләр һ.б.

Төп билгеләре

Зарарланган тамырчалар тупланган урында авырту, умырткалыкның хәрәкәтләнә алуның чикләнүе, сизү‑тоюның һәм хәрәкәтнең какшавы (ешрак аяк‑кулларның дисталь бүлекләрендә). Диагностика өчен нейротортопедик методикалар, нейровизуализация тикшеренүләре (рентгенография, компьютер һәм магнит‑резонанс томографиясе), электронейромиография һ.б. кулланыла.

Дәвалау

Медикаментоз (авыртуны баса торган, спазмолитик, нестероид ялкынсынуга каршы препаратлар, анестетиклар файдаланып блокаданың паравертебраль һәм башка төрләре), физиотерапия, энә‑рефлекс, бальнео - һәм мануаль терапия, дәвалау физкультурасы, ортезлар киеп йөрү. Мөмкин өзлегүләр: табан парезы, оча әгъзаларның функцияләренең бозылуы һ.б.

Искәртү

Гәүдәне дөрес тоту, умырткалыкка кирәк кадәр физик йөкләнеш бирү, хезмәт һәм ялны рациональ алмаштырып тору. Башкортстанда радикулит авыруы проблемалары буенча фәнни тикшеренүләр 20 гасырның 40 нчы елларына башлап Өфө медицина университетында алып барыла.

Шулай ук карагыз

  • Люмбаго

Сылтамалар

Төркемнәр