Резедә Төхфәтуллина
Резедә Төхфәтуллина - актриса, җырчы. 1970 елның 3 июнендә ТАССРның Югары Ослан районы Ключище авылында туа. Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 1989 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Татарстан Республикасының халык артисткасы исеме бирелде.
Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре
- Хәдичә, Маһруйбикә, Беренче карчык, Маһирә - Алай түгел, болай ул
- Автор - Әллә язмыш, әллә ялгыш…
- Шәмсебану - Чулпан
- Хәлимә - Күрәсем килгән иде…
- Эльвира - Бәйрәм белән, кызлар!
- Зәмзәмия - Мәхәббәт чишмәсе
- Зөбәрҗәт - Танышулар-кавышулар
- Рәвия - Париж егете Әлфәнис
Сылтамалар
- Резедә Ринат кызы Төхфәтуллина. Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты.