Ренат Биккинин
Тормыш юлы
Ренат Айсә улы Биккинин 1979 елда Саранск шәһәрендә эшче гаиләдә туган. Чыгышы белән ул танылган көрәшче Касыйм Хәлиловның туган авылы Тауладан.
Көрәш белән беренче тапкыр 11 яшендә шөгыльләнә башлый. Бер ел буе Кязим Нарбековта шөгыльләнә.
Икенче тапкыр 15 яшендә Виктор Зотов төркемендә көрәшкә кереп китә. Зотов җитәкчелегендә берничә эчке Россия бәйгесендә җиңә.
2000 елда Токиода Дөнья студентлар беренчелегендә икенче урынга чыга.
2001 елда Россия җыелма командасына Дөнья кубогына барырга чакырыла. Франциядә узган команда бәйгесеннән алтын медаль белән кайта.
Ренатка төп уңышы 2002 елда килә. Ул Россия беренчелегендә 55 кг кадәр авырлыкта өченче урынга чыга. Европа беренчелеге уздырылган, кечкенә фин шәһәре Сейняйокида Ренат һич көтмәгәндә алтын медаль яулый. Чирек финалда румын Гаврилэны 5-0 исәбе белән, ярым финалда Дариуш Яблонскийны (3-1), финалда – болгар Теневны (4-2).
Ул елны Дөнья чемпионатына барыр өчен аңа төп көндәше Мамедалиевны Поддубный мемориалында җиңәргә кирәк була.
2003 елда Россия беренчелегендә беренче урынны ала.
2004 елның февралендә Иван Поддубный Гран-приендә алтын өчен көрәштә Мәммәдәлиевка оттырып, көмеш медаль яулый[1].
Спорттагы казанышлары
- Студентлар арасында Дөнья чемпионаты 2000 —
; - Көрәш буенча дөнья кубогы 2001 (команда) —
; - Көрәш буенча дөнья кубогы 2001 —
; - Грек-рим көрәше буенча Россия чемпионаты 2002 —
; - Көрәш буенча Европа чемпионаты 2002 —
; - Грек-рим көрәше буенча Россия чемпионаты 2003 —
;
Чыганак
- ↑ Турнир "Иван Поддубный": триумф российских атлетов. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2021. Архивировано 22 ноябрь 2021 года.