Йоахим фон Риббентроп

Ульрих Фридрих Вилһельм Иоа́хим фон Ри́ббентроп (алман. Ulrich Friedrich Wilhelm Joachim von Ribbentrop, 30 апрель 1893, Везель — 16 октябрь 1946, Нюрнберг) — Өченче рейх чит ил эшләре министры (1938—1945), Адольф Һитлерның тышкы сәясәт буенча киңәшчесе.

Тәрҗемәи хәл

Йоахим фон Риббентроп Везель шәһәрендә офицер Рихард Ульрих Фридрих Иоахим Риббентроп гаиләсендә Везель шәһәрендә туган. 1910 елда Риббентроп Канадага күчеп китә, анда ул Алманиядән шәраб импортлаучы комапнияне оештыра.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләрендә катнашу максаты белән Алманиягә кайта. Башта Көнбатыш, ә аннан соң Көнчыгыш фронтында хезмәт иткән. Сугыш Риббентроп өлкән лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән һәм Тимер Тәре белән бүләкләнә. 1918 елда Константинопольга Генераль штабы офицере буларак җибәрелә.

1933 елда Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасенә, ә соңрак — СС-ка керә.

1938 елның февралендә чит ил эшләре министры итеп билгеләнгән.

1939 елның 23 августта Мәскәү шәһәрендә ССРБ чит ил эшләре халык комиссары Вячеслав Молотов һәм Алманиянең чит ил эшләре министры Иоахим фон Риббентроп Өченче рейх һәм Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешүенә яшерен өстәмә протоколны имзалыйлар (Молотов-Риббентроп пакты).

Арест һәм үлем җәзасы

1945 елның 14 июнендә Гамбург шәһәрендә американ гаскәрләре тарафыннан кулга алына. Аннан соң Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналга бирелә, 1946 елның 1 октябрендә шул трибунал тарафыннан асып үтерү җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә карары 16 октябрьдә Нюрнберг төрмәсендә башкарылган.

Галерея

Бүләкләр

Шулай ук карагыз