Рим Һидиятуллин
Рим Һидиятуллин, Рим Идиятуллин (Рим Зиннәтулла улы Һидиятуллин (Идиятуллин)[1], — ) — шагыйрь, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996). 1965-1987, 1992-2002 елларда «Кызыл таң» гәҗитендә: әдәби хезмәткәр, баш мөхәррир урынбасары; 1987-1992 елларда «Сәнәк» журналы әдәби хезмәткәре. Әсәрләр: «Хәерле иртә» (1983), «Хәерле көн» (1997) шигъри җыентыклары.